Гомумшәһәр планеркасында район агросәнәгать комплексының эшенә йомгак ясалды

2014 елның 5 ноябре, чәршәмбе
Бүген гомумшәһәр планеркасы барышында район агросәнәгать комплексының (АСК) эшенә йомгак ясалды. Эшләнгән эшләр турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Извил Габдрәкыйпов доклад ясады. Ул АСКны үстерү буенча күрелгән чаралар турында сөйләде, шулай ук урып-җыю, терлек азыклары хәзерләү йомгаклары белән таныштырды. 45 мең гектар мәйданлы иген басуларыннан барлыгы 84,4 мең тонна уңыш җыеп алынган, уртача уңыш гектарга 19 центнер туры килә.

Бүгенге көнгә районда 11 мең тонна печән әзерләнгән, 49 мең тонна чамасы сенаж һәм 31 мең тонна силос салынган. Бер баш шартлы терлеккә 23,2 центнер азык берәмлеге тупас һәм сусыл азык, бөртекле фуражны да кертеп исәпләгәндә 33,2 центнер азык берәмлеге әзерләнгән.

Докладчы барлык авыл хуҗалыгы эшчәннәренең уртак тырышлыгы, депутатлар корпусының булышлыгы белән елны уңышлы төгәлләп чыгарга, язгы кыр эшләрен тиешенчә үткәреп, киләсе ел уңышына ныклы нигез салырга мөмкин булачагына ышаныч белдерде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International