Гомумшәһәр планеркасы йомгаклары

2014 елның 5 ноябре, чәршәмбе
Бүген, 5 ноябрьдә район башлыгы Мәҗит Салихов гомумшәһәр планеркасы үткәрде, анда октябрь аена йомгак ясалды һәм ноябрь аена планнар билгеләнде.
Шәһәрнең оператив хезмәтләре җитәкчеләре үз эшчәнлекләренең йомгаклары белән таныштырдылар. Салым хезмәте вәкилләре бүгеннән башлап түләнми калган милек салымына пеня өстәләчәген искәрттеләр.

Планерка ахырында бүләкләүләр, яңа билгеләү белән таныштыру булды.
5 ноябрьдән ӘМР советының җәмәгатьчелек һәм гаммави мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек бүлегенә Рөстәм Гәрәев җитәкчелек итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International