Кыз чактагы фамилия белән ерак барып булмый

2014 елның 5 ноябре, чәршәмбе
2014 елның 4 ноябреннән башлап кыз чактагы фамилиягә язылган автомобиль йөртүче таныклыклары гамәлдән чыга.

Үзгәрешнең асылы шунда: персональ мәгүлүматлар (фамилия, исем, атасының исеме) үзгәргәндә йөртүче таныклыгын үзгәртү мәҗбүри итеп куела. Әгәр дә сез яки танышларыгыз фамилиягезне үзгәрткәнсез (кияүгә чыккансыз), ә таныклыгыгызны алыштырмагансыз икән, моны кичекмәстән эшләргә кирәк. Таныклыкның алыштырылмаганлыгын ачыклаган очракта ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан машина йөртүчегә 5000-15000 сум штраф салыначак, ә автомобильләрен штрафстоянка көтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International