Үзәк банк клиентларга иминиятләштерүне көчләп тагуны тыя

2014 елның 5 ноябре, чәршәмбе
Банклар кредит биргән чакта клиентларга иминиятләштерүне көчләп тагарга тиеш түгел, ягъни кредитны иминиятләштерү белән дә, аннан башка да тәкъдим итәргә кирәк.

Банклар клиентларга шундый сайлап алу мөмкинлеге барлыгын хәбәр итәргә тиеш. Клиентның иминиятләштерүдән баш тартуына карап, банкның шул суммага яки шул срокка кредит бирүдән баш тартырга хакы юк. Бу хакта Үзәк банкның банк законнары идарәсе башлыгы Ольга Зайцеваның Россия региональ банклар ассоциациясенә җибәрелгән хатында әйтелә.

Кредит шартнамәсен игътибарлап укымаучы гражданнарның көчләп тагылган иминиятләштерү аркасында зур сумма югалтулары бар. Мәсәлән, 600 мең сум кредит алучы иминиятләштерү өчен 120 мең сум түләргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International