Гөлшат Хамурзина Әлмәттә җырлаячак

2014 елның 5 ноябре, чәршәмбе
Илдәге иң зур вокаль шоу булган “Голос” программасында катнашкан Әлмәт кызы 6 ноябрьдә якташлары алдында җырлаячак. Бу көнне Фәрит Яруллин исемендәге музыка көллиятендә V Бөтенроссия вокаль конкурсын ачу була. Анда Россиянең һәм Татарстанның төрле почмакларыннан 130 бала катнашачак. Ачу тантанасының төп кунагы – Гөлшат Хамурзина. Башлана 10.00 сәгатьтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International