Әлмәттә хаҗилар белән очрашу үтте

2014 елның 5 ноябре, чәршәмбе
Әлмәт шәһәренең Р.Фәхреддин исемендәге үзәк мәчетендә хаҗилар белән түгәрәк өстәл оештырылды. “ТР МДН ХАҖ”ның бүлеге вәкиле, Әлмәт районы һәм шәһәре имам-мөхтәсибе урынбасары Исмәгыйл хәзрәт Биккинин катнашучыларга хаҗ сәфәренең исламда зур әһәмияткә ия булуы турында сөйләде.

Нурия Шәйхетдинова быел өченче тапкыр изге урыннарга хаҗ кылды. “Җиде ел буе әлеге сәяхәт турында хыялландым. Һәр намаздан соң Аллаһа Тәгаләдән Кәгъбатулланы тагы бер тапкыр күрү мөмкинлеге турында сорый идем. Мөмкинлеге булган һәр яшь кешегә бу изге йоланы үтәргә киңәш итәм, чөнки яшьләргә бу сәфәрне кичерү күпкә җиңелрәк”, - дип бүлеште ул.

Нәзирә Шәйхетдинова изге урыннарны беренче тапкыр гына күрүе. Ул үзенең чыгышында андагы чисталык, хаҗилар арасында хөкем сөргән шәфкатьле мөнәсәбәт турында сөйләде.

Ирле-хатынлы хаҗ сәфәре кылган Рәшидә һәм Рафаэл Димеевлар мөселман кешесе өчен бик җитди булган бу сәфәргә ничек әзерләнүләре турында сөйләде. “Исмәгыйл хәзрәт изге урыннарга китәр алдыннан безнең белән дәресләр үткәргән иде, шуңа күрә теоретик яктан без бу сәфәргә әзер идек. Чынлыкта исә бу шактый авыр булды, әмма Аллаһ ярдәме белән бу авырлыкларны үттек”, - дип ассызыклады Рәшидә ханым.

Әлмәт хаҗилары үз чыгышларында “ТР МДН ХАҖ”ны әлеге олуг сәфәрне тиешле дәрәҗәдә оештыруда зур көч куйганнары өчен, үз эшләрен югары дәрәҗәдә башкарулары өчен рәхмәт сүзләре җиткерделәр.

Чара ахырында Исмәгыйл хәзрәт Биккинин хаҗ сәфәренең уңышлы булуы турында хәбәр итте. Быел мөселманнар “Хаҗ Әкбәр” хаҗын үти алды.

Энҗе Хасаншина
ӘМР Башлыгы матбугат үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International