Әлмәт муниципаль районы башлыгы Кубогына футбол ярышлары башланды

2014 елның 4 ноябре, сишәмбе
Бу көннәрдә футбол буенча Балалар, яшьләрнең спорт мәктәбе үзендә күп санлы кунаклар кабул итә. 3 ноябрь көнне нефть башкаласына Подольск, Казахстан, Самара, Түбән Новгород, Ижевск, Түбән Кама, Бөгелмә шәһәрләреннән 2002 елгы яшь футболистлар җыелды.

Әлмәтлеләр өчен ике команда - “АЛНАС” һәм “ДЮСШ” уйнаячак.

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Резеда Зәһретдинова район башлыгы Кубогы турнирында катнашучыларны сәламләп, уенда уңышлар һәм җиңүләр теләде.

Ачылу тантанасы вакытында һәрбер команданы җанатарлар алкышлап каршылады, аларга милли ризык – чәк-чәк бирелде. Алдагы алты көн дәвамында спортчылар иң көчле команда исеме һәм район башлыгы Кубогы өчен көч сынашачаклар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International