“Әлмәтем” бию ансамбле төрки халыкларның “Радуга” VII Халыкара фестивалендә җиңү яулады

2014 елның 4 ноябре, сишәмбе
26-27 октябрьдә Яр Чаллыга Төркия, Казахстан, Саха республикасы (Якутия), Чувашстан, Башкорстан, Астрахань, Киров, Чиләбе, Самара өлкәләреннән иҗат коллективлары җыелды.

Татарстаннан Казан, Яр Чаллы, Алабуга, Әлмәт, Менделеев, Түбән Кама коллективлары катнашты.

“Әлмәтем” бию ансамленең өлкән төркеме “Халык биюе” номинациясендә I дәрәҗә, “Фольклор бию” номинациясендә II дәрәҗә лауреат булды. Кече төркем “Халык биюе” номинациясендә II, “Фольклор бию” номинациясендә III урынны яулады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International