Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Альметьевский муниципальный район
и город Альметьевск
Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих
Муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Авыл җирлекләре
Район башлыгының матбугат хезмәте
Оешмалар
Шәһәр турында
Әлмәт районы символикасы
Район һәм шәһәрнең мактаулы гражданнары
Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы картасы
Милли проектлар
Программалар, проектлар, конкурслар
Координаталар ярдәмендә тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Район тормышы
Әлмәт муниципаль районының ситуацион үзәге
Икътисад һәм район күрсәткечләре
Эшмәкәрлекне үстерү
Инвестицияләр
Экология
Аукционнар (конкурслар) һәм җир участоклары
Муниципаль милектәге күчемсез милек объектлары реестры
Дәүләт һәм муниципаль контроль
Муниципаль заказ
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Сыйфатны бәйсез бәяләү
Статистик мәгълүмәт
Ачык бюджет
Кадрлар сәясәте
ТРның яшь гаиләләрен торак белән тәэмин итү
Муниципаль норматив хокукый актлар исемлеге
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Комиссияләр
Цифрлы трансформация буенча проектларны тормышка ашыру
Файдалы мәгълүмат
Социаль өлкә
Төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы
Глава Альметьевского муниципального района
Хокукый белем бирү
Документлар
Статус документлары
Әлмәт шәһәре Советы карарлары
Әлмәт муниципаль районы Советы карарлары
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
РБК карарлары һәм боерыклары
Йогынтыны бәяләү
2019-2034 елларга Әлмәт шәһәрен җылылык белән тәэмин итү схемасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисадый үсеше стратегиясе
Әлмәт шәһәренең су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу схемасы (2018-2033 еллар)
Әлмәт муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасы
Территорияне стратегик планлаштыру
"Әлмәт шәһәре"муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Бюджет
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Оешмаларга
Планнар, чаралар, инициативалар, программаларны тормышка ашыру турында хисаплар
ТР Әлмәт муниципаль районында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру программасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы территориясендә юл хәрәкәтен оештыруның комплекслы схемасы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентлары проектлары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Норматив-хокукый документлар
Интернет-кабул итү
Гражданнарны кабул итү графигы
Гариза формалары
Ике яклы элемтэ
Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән кабул ителгән оештыру һәм административ чаралар турында хисап
Коррупция күренешләре турында хәбәр итү өчен ышаныч телефоннары
Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау
Муниципаль районнар
Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре
Хаҗга барырга ашыгыгыз!
2014 елның 4 ноябре, сишәмбе
Әлмәт шәһәренең Р.Фәхреддин исемендәге үзәк мәчетендә хаҗилар белән түгәрәк өстәл үтте. Әлеге чарада“ТР МДН ХАҖ”ның Әлмәт районы вәкиле, Әлмәт районы имам-мөхтәсибе урынбасары Исмәгыйл хәзрәт Биккинин катнашты.
Сорау: Хаҗның ислам динендә әһәмиятенә тукталып китсәгез иде.
Исмәгыйл хәзрәт Биккинин: Хаҗ – ислам диненең биш баганасының берсе булып тора. Аллаһы Тәгалә Коръәндә көче, сәламәтлеге, мөмкинлеге булганнарга хаҗ кылырга куша. Хаҗ гомергә бер мәртәбә үтәлсә дә кеше өстеннән төшә. Хаҗ – ислам рухын төеп пәйгамбәрләр өчен тарихи урыннарны күреп кайту, мөселман җәмагәтендә 30 көнгә кадәр яшәп вакытыңны гыйбадәткә багышлау ул.
Сорау: Быелгы хаҗ башка еллардан нәрсә белән аерылып торды?
Исмәгыйл хәзрәт Биккинин: Быел “ТР МДН ХАҖ”га 1800 кешелек квота бирелде. Безнең белән Татарстан,Самара, Ульяновск, Чиләбе, Уфа, Оренбург, хәтта, Владивостоктан да хаҗилар барды. Һәрбересенең нияте бер – Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылу. Хаҗилар өчен быел күп сюрпризлар да булды, башка еллардан аермалы буларак аларга йокы капчыклары, ташлар салу өчен савытлар, кояштан саклану өчен зонтиклар таратылды. Быелгы хаҗ бик оештырылган төстә узды.
Нурия Шәйхетдинова: Миңа быел өченче мәртәбә хаҗга бару насыйп булды. Җиде ел көттем мин бу хаҗымны, һәр намаздан соң дога кылып сорыйм иде. Бик әзерләндем, чөнки бу авыр гыйбәдәт. Аллаһы Тәгалә кунакка чакырган кешесенә җиңеллеген дә насыйп итә. Барлык илләрдән дә Адәм белән Һава балалары җыелып, төрле телләрдә сөйләшсәләр дә, алар бер телдә намаз, Коръән укый. Хаҗда барлык кешеләр дә бер дәрәҗәдә, бер киемдә, бер төрле гыйбәдәттә. Мин хаҗны кыямәт көненең бер мизгеле итеп күз алдыма китердем.
Сорау: Сездә хаҗга бару теләге ничек туды һәм аңа ничек әзерләндегез?
Нәзирә Шәйгазамова: Мин быел беренче мәртәбә хаҗ кылдым .Апам минем өчен Гарәфә тавында дога кылган булган. Хаҗ кылып кайткач күңел яңадан шунда тарта.
Рафаэль Димеев: Мин быел икенче мәртәбә хаҗ кылдым. Исмәгыйл хәзрәт безне бик нык әзерләде, дәресләр бирде.
Рәшидә Димеева: Ирем хаҗдан кайткач, мине дә шунда барырга ниятләргә өндәде. Һәрбер намаздан соң әлеге олы гыйбәдәтне үтәп чыгарга сорадым. Догам кабул булды, быел ирем белән икәү бардык.
Сорау: Сезне хаҗда тетрәндәргән вакыйгаларга, күренешләргә тукталып китсәгез иде.
Нурия Шәйхетдинова:Мәккә җирлегендә су юк, кошларга да анда савыт белә су куялар. Минадан Мәккәгә кайтканда бер таудан су саркып торганын күрдек. Аллаһы Тәгаләдән куркып таулар да елый дип тоелды миңа. Таудан саркып чыккан су –тауның күз яше дип уйладым мин.
Нәзирә Шәйгазамова:Искитмәле оештыруга сокландым мин. Җитәкчеләр дә, табиблар да гел безнең белән иде. Бөтен гыйбәдәтне җиңеллек белән кылдык. Табиплар хаҗны да үтәделәр, хаҗиларны да көн-төн кабул иттеләр.Аллаһның рәхмәтләре яусын аларга.
Исмәгыйл хәзрәтБиккинин: Әйе, оештыру тетрәндерә. Әл-харам мәчетенең чисталыгы, биналарның зурлыгы, халыкны оештырып йөртүләре, полиция хезмәткәрләренең эшчәнлеге тетрәндәрә. Ризык ашыйм дисәң – теләсә нинди рызыкбар, ә анда берничә миллион халык бер вакытта бер урынга җыелганбит. Ай буе кешеләр көне-төне бер җирдә яшиләр, гыйбәдәт кылалар. Шулай ук азан. Бер азан берничә миллион кешене бер мәчеткә җыя, бер камәтбелән бөтенесе намазга баса. Беркемдә уйламый кемнеңдер аяк очынаяки җиргә маңгаем белән төшәм дип. Бөтенесе бер Аллаһка башларын ияләр, күнелләре нечкәрә, хаҗ ахырында бөтен кеше гадиләнә, күзләреннән яшьләр ага. Шуның белән хаҗ башка гыйбәдәләдән аерылып тора.
Сорау: Булачак хаҗиларга сезнең нәсыйхәтләрегез.
Исмәгыйл хәзрәтБиккинин: Бу изге эшнеиртәгә, киләсе елга калдырмыйча үтәргә ашыгырга кирәк. Шул вакытны Аллаһы Тәгалә мөмкинлеген дә ачар.
Нәзирә Шәйгазамова:Гыйлем булырга тиеш кешедә. Хаҗ алдыннан кая барасын белеп, кирәкледогаларны да өйрәнсә әйбәт булыр.
Рафаэль Димеев: Булачак хаҗиларга нәсыйхәтем – хаҗ гамәлен кылу авыр. Бу дингез буена барып ял итү түгел, бу олы гыйбәдәт. Иманнарын ныгытып, әзерләнеп барырга кирәк монда. Һәр кешедә хаҗны берничә тапкыр үти алмаска мөмкин. Бер генә тапкыр үтәсәң дә, кабул булырлык итеп үтәргә кирәк.
Рәшидә Димеева: Нык кына ниятләргә кирәк. Максат куярга һәм әзерләнергә. Ният булса, барысы да тормышка ашыр, Аллаһы теләсә.
Энҗе Хасаншина
ӘМР Башлыгы матбугат хезмәте
Оценить материал и/или оставить мнение
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
февраль, 2026 ел
Әлмәттә 1 апрельдән авыр йөкле транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча чикләү кертелә
1 апрельдә Әлмәт шәһәренең гомуми файдаланудагы җирле әһәмияткә ия булган автомобиль юллары буенча баручы транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертелә. Бу чара юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә һәм автомобиль юлларының эксплуатация сыйфатларын саклауга юнәлдерелгән. Чикләү 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
17
февраль, 2026 ел
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
3
февраль, 2026 ел
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
22
гыйнвар, 2026 ел
Әлмәт районында сайлаучылар кабул ителә
Әлмәт муниципаль районының авыл Советлары һәм Түбән Мактама поселок Советы депутатлары 2026 елның 28 январенда 17.00 дан 19.00 сәгатькә кадәр җирлекләр Советлары биналарында үз округы сайлаучыларын кабул итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз