Халыклар бердәмлеге көне белән!

2014 елның 4 ноябре, сишәмбе
Әлмәт муниципаль районы һәм башкарма комитеты исеменнән сезнең барыгызны да дәүләт бәйрәме - Халыклар бердәмлеге көне белән тәбрик итәбез.

4 ноябрь көнне безнең илебез Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үтә. Әлеге бәйрәм буыннар һәм гасырлар арасындагы бәйләнешне, халкыбызның күп еллар сакланган гореф- гадәтләрен, Ватаныбыз язмышы өчен җаваплылык хисе тоеп яшәү, рух бердәмлеген чагылдыра.

Халыклар бердәмлеге көне чагыштырмача яшь бәйрәмнәрдән санала, шуңа да карамастан, аның тамырлары тирәнгә киткән. Безнең һәрберебез, нинди телдә сөйләшүебезгә, нинди дин тотуыбызга бәйсез рәвештә олы бер дәүләтнең кечкенә кисәге булып торабыз һәм бары тик берләшеп кенә алда торган максатларыбызга ирешергә, авырлыкларны җиңәргә мөмкин.

Кадерле әлмәтлеләр! Районыбыз, шәһәребез, республикабызның үсешенә булышлык итүче барлык матур башлангычларыгызда, уйларыгызда һәм гамәлләрегездә уңышлар телибез. Сәламәт булыгыз, гаиләләрегездә иминлек, тынычлык, мәхәббәт хөкем сөрсен, тормышларның тотрыклы булуы килер көннәргә ышаныч белән карарга ярдәм итсен!

Әлмәт муниципаль районы башлыгы М.Х. Салихов
Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе М.Н.Гирфанов
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International