Балаларның социаль адаптацияләнүенә һәм балалар йортларына булышлык күрсәтү максатыннан Россия күләмендә “Балачакны кайтарырга “ дип исемләнгән проект эшләп килә.
Әлеге проект кысаларында Татарстан Республикасында уенның ярымфинал туры оештырылды һәм анда Татарстанның 8 балалар йортыннан 40 тан артык тәрбияләнүче катнашты. Алар арасында әлмәтлеләр дә бар иде. “Ума палата” “Что? Где? Когда?” уены кебек интеллектуаль –үстерелешле. Уенчыларга төрле өлкәләргә кагылышлы 24 сорауга җавап бирергә туры килде. Турлар арасындагы тәнәфесләрдә балалар үзләренең бию сәләтләрен күрсәттеләр.
Уен нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнде һәм алар 7-8 ноябрь көннәрендә Перемьдә узган ярышларда Татарстан исеменнән чыгыш ясаячак.