Әлмәт - икътисади үсеш зонасы буларак эшмәкәрләр игътибарында

2014 елның 3 ноябре, дүшәмбе
Татарстан Республикасында 2030 елга кадәр исәпләнгән стратегик социаль үсеш проекты кысаларында Әлмәт нефть институтында “Әлмәт икътисади зонасы үсеш перспективалары ” дип исемләнгән проект сессиясе булып узды.

Аны оештыручылар: Әлмәт муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты, “Леонтьевский үзәк” халыкара социаль –икътисади тикшеренүләр үзәге. Проект сессиясендә шулай ук ТР Икътисад министры урынбасары Сәрия Сираҗиева да катнашты.

Чара “Мировое кафе” форматында өч әңгәмә мәйданында узды. Пленар өлештә халыкара социаль –икътисади тикшеренүләр үзәгенең фәнни җитәкчесе Борис Жихаревич, AV Group идарәсе рәисе Алексей Крыловский чыгыш ясады.

Сессия барышында җирле власть, бизнесс вәкилләре, студентлар Әлмәт икътисади зонасының үсеш перспективалары буенча фикер алыштылар, журналистларның сорауларына җавап бирделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International