Иң мөһим документларны күп функцияле үзәктән алу мөмкин булачак

2014 елның 3 ноябре, дүшәмбе
1 ноябрьдән россиялеләр паспорт, машина йөртү хокукы, туу турындагы таныклык кебек мөһим документларны Федераль миграция хезмәте, ЮХИДИ һәм ЗАГС ка бармыйча да ала алачаклар.

Әлеге барлык документлар “бер тәрәзәдән хезмәт күрсәтү” принципы аша дәүләт хезмәте буларак күп функцияле үзәктә тормышка ашырыла башлаячак. Үзәктәге хезмәт күрсәтү төрләре 15 позициядән 22 кадәр арттырылган, рекомендацияләнгән хезмәтләр саны җиде тапкырга артып 94 төр тәшкил итә. Әлеге үзгәрешләр кертү Хөкүмәтнең 496 нчы санлы карары нигезендә тормышка ашырыла.

“Российская газета” материаллары буенча
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International