Әлмәткә танылган православие җырчысы Светлана Копылова килде

2014 елның 2 ноябре, якшәмбе
30 октябрьдә Әлмәткә православие дине җырларын башкаручы танылган җырчы Светлана Копылова килде. Әлмәт һәм Бөгелмә епискобы Мефодий фатихасы белән ул “Нефтьче” мәдәният сараенда концерт бирде.

Әлмәт епархиясенең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, җырчыны епископ Мефодий каршы алды. Чәй табынында ул җырчыга епархия, аның храмнары, монастырьлары һәм изге әйберләре турында сөйләде.

Кич белән концертка Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск һәм епархиянең башка шәһәрләреннән бик күп дин тотучылар килгән иде. Светлана Копылова – элек танылган киноактриса, җырлар авторы, ул иҗат иткән җырлар Кристина Орбакайте, Игорь Саруханов, Вячеслав Малежик, Валентина Толкунова кебек мәшһүр җырчылар репертуарында булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International