Сорау: Исәнмесез, Мәҗит Хаҗипович! Ямаш авылында яшәүчеләр исеменнән авылыбызны су белән тәэмин итү мәсьәләсен хәл итүегезне үтенәбез. Су белән тәэмин итүдәге даими өзеклекләр яшәргә кыенлык тудыра. Җәй көне су корылык аркасында килмәсен ди, ә хәзер нигә юк? Авыл башлыгы белән һич сөйләшеп булмый.
Тагынбер мәсьәлә – урам утлары янмау, атап әйткәндә Яшьләр урамында. Нәкъ менә көз көне, кар яуганчыга кадәр ут янмый. Кар төшкәннән соң хет кар яктысы була. Җәй көне ут кирәксә-кирәкмәсә дә янып тора.
Җавап: Ямаш авыл башкарма комитеты хәбәр итүенчә, Яшьләр урамына су линия өзелү сәбәпле килми торган, хәзер су килә. Яктырту мәсьәләсенә килгәндә, хезмәт күрсәтүче оешмага яраксызга чыккан лампаларны алыштырырга заявка бирелгән.