Ветеранны 90 яше белән котлау

2014 елның 2 ноябре, якшәмбе
Бөек Ватан сугышы ветераны, 3нче дәрәҗә Дан ордены кавалеры Михаил Ананьевка 90 яшь тулды.

Ул Яңа Елань авылында туган. Авылда тулы булмаган урта мәктәпне тәмамлаган. Фронтка алынгач, Михаил Никитович 1нче Украина фронтында сугышкан, элемтәче булган. 1943 елда кулы яраланган, госпитальдә ятканнан соң демобилизацияләнгән.

Башта авылына кайтып колхозда эшләгән, 1951 елда Әлмәткә күчеп килгән. Күчмә парландыру установкасында машинаист булып эшләгән, Әлмәт катлам басымын саклау һәм скважиналарга капиталь ремонт ясау идарәсеннән (УПНП и КРС) пенсиягә чыккан. 2 бала тәрбияләп үстергән, хәзер 3 оныгы, аларның 3 баласы бар.

Туган көнендә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Равил Хәйруллин ветеранга РФ президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырды, ветеранны район башлыгы Мәҗит Салихов исеменнән котлады, сәламәтлек, озын гомер теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International