Паспорт бәяләре “тешли” башлый

2014 елның 31 октябре, җомга
Җирле бюджетларны тулыландыру максатыннан, төрле документлар ясатканда дәүләт тарафыннан алына торган акчалата җыемнар артачак. Шулай итеп, депутатлар Россия субъектларының кайбер чыгымнарын компенсацияләргә җыена.

Паспорт ясатуга бәя артачак дигән сүзләр, мәсәлән, инде җәй көне үк таралды. Болай да арзан тормаган документларның кыйммәтләнүе шактый кешене шөбһәгә салды. Бу имеш-мимешләрнең чынмы-юкмы икәнен белү өчен без Федераль миграция хезмәтенең Татарстандагы идарәсенә мөрәҗәгать иттек.

Хәтта өчләтә арта

- “Россия Федерациясенең Салым кодексы икенче бүлегенең 25.3 бүлекчәсенә үзгәрешләр кертү турында”гы федераль закон буенча, Салым кодексында билгеләнгән дәүләт пошлиналарының күләме артты. Ул 2009-2015 еллардагы инфляция (61 процент) белән аңлатыла, – диде идарәнең матбугат сәркатибе Эльмира Фәизова.

Шул сәбәпле, 2015 елдан чит ил паспорты һәм башка төр документларны ясатуга бәяләр үсәчәк. Иске үрнәктәге чит ил паспортын эшләтү 2000 сум торачак (хәзер ул – 1000 сум). Яңа үрнәктәге (биометрик) паспорт исә 2500 урынына 3500 сумга күтәрелә. 14 яшькә кадәрге балаларга иске үрнәктәге чит ил паспорты – 1000, ә яңа үрнәктәгесе 1500 сум булачак. Хәзер алар 300 һәм 1200 сум тора. Россия территориясендә гамәлдә булган паспорт алуны 100 сумга арттыралар. Бүген ул 200 сум тәшкил итә. Әгәр Россия территориясендә гамәлдә булган паспорт югалса, яраксыз хәлгә килсә, аны кабат ясату, өч мәртәбә артып, хәзерге 500 урынына 1500 сумга кадәр күтәрелә.

Чит ил паспортын ясатырга теләүчеләр гадәттәгечә яз-җәй айларында, Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан арта. Быелның сентябреннән Татарстан гына түгел, гомумән, Идел буе федераль округы буенча да чит ил паспортын ясатучылар саны кисәк кенә кимегән. Бу җәйге ялларның тәмамлануы, хәрби хезмәткәрләрнең башка илгә чыгарга ярамавы, кайбер туристик операторларның үз эшчәнлеген туктатуы белән бәйле.

"Интертат.ру"
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International