Медальләр тапшыру тантанасы

2014 елның 29 октябре, чәршәмбе
Бүген Әлмәттә “Ветеран” үзәгендә “Беларусь Республикасын немец-фашист илбасарларыннан азат итүгә 70 ел” һәм “Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 25 ел” юбилей медальләрен тапшыруга багышланган тантаналы чара булды.

Район башлыгы Мәҗит Салихов исеменнән ветераннарны һәм сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларны район башлыгының урынбасары, ӘМР советы рәисе урынбасары Наҗия Хәйдәрова тәбрикләде, аларга күрсәткән батырлыклары өчен рәхмәт сүзләре әйтте.

“Беларусь Республикасын немец-фашист илбасарларыннан азат итүгә 20 ел” медале Беларусь Республикасының президенты Александр Лукашенко указы белән булдырылган иде. Аны Әлмәттә 10 кеше алды. Медальләрне Әлмәт хәрби комиссары Ришат Сабиров һәм район ветераннар советы рәисе Васыйл Хуҗахмәтов тапшырды.

“Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 25 ел” медале дә Әлмәттә 10 кешегә тапшырылды. Ул РФ оборона министры Сергей Шойгу приказы белән булдырылган иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International