Әлмәт инспекторлары – республикада иң яхшылар

2014 елның 29 октябре, чәршәмбе
ЮХИДИнең Әлмәт бүлеге хезмәткәрләре капитан Илнар Сафин һәм старшина Илнур Галиәскәров 3нче квартал йомгаклары буенча “Иң яхшы ДПС экипажы” республика конкурсында җиңеп чыктылар.

Илнар Сафин белән Илнур Галиәскәров өч ай эчендә генә 2 меңләп юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу фактларын ачыкладылар, 9 җинаять ачтылар. Алар исәбендә наркотиклар ташуны ачу, машина урлап китүчеләрне тоту фактлары бар. Юл-патруль хезмәте аерым взводының командиры Андрей Абрамов инспекторларның үз хезмәтләренә зур җаваплылык белән карауларын әйтә: “Төнлә бу экипаж дежурлыкка чыкканда мин тыныч йоклыйм”, - ди ул.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International