Татарстан мөфтие Камил хәзрәт дәресләрен baytalhikma.ru – “Бәйт әл-хикмә” онлайн мәдрәсә сайтында тыңларга мөмкин

2014 елның 29 октябре, чәршәмбе
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт дәресләрен baytalhikma.ru – “Бәйт әл-хикмә” онлайн мәдрәсә сайтында тыңларга мөмкин. Камил хәзрәт Казан ислам университеты студентларына гыйбадәт буенча лекцияләр укый. Хәзрәт дәресләрне “Мохтасар әл-Кудури” китабына таянып алып бара. Хәзер лекцияләрне baytalhikma.ru сайтыннан һәркем үзенә уңай дип тапкан вакытта тыңлый һәм карый ала.

Әхмәд бин Мөхәммәд Әбелхөсәен әл Кудуриның (428/1037) "Мохтасар әл-Кудури" хезмәте Ислам дөньясында мәшһүр китап. Әбү Хәнифә, шулай ук аның укучылары Әбү Йосыф һәм Мөхәммәд әш-Шәйбани фикерләренә нигезләнгән китапта дини тәҗрибәгә һәм хокукка кагылышлы 12 мең тирәсе сорау яктыртыла.

Камил хәзрәт югары дини белемле Коръән-хафиз. Фикъһе, фикъһе ысулы, гакыйдә, хәдис, хәдис ысулы, хөснел хат, сарыф һәм нәһү буенча Пәйгамбәребездән (с.г.в.) башланган һәм Әбу Хәнифә аша өзелми килгән иснәдне- чылбырны дәвам итәр өчен шәригать фәннәрен укытырга рөхсәте бар.
http://dumrt.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International