Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте вәкилләре Әлмәттә ислам дине нигезләре буенча викторина үткәрде

2014 елның 24 октябре, җомга
24 нче октябрь көнне Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте вәкилләре Әлмәт шәһәренең өченче урта мәктәбендә ислам дине нигезләре буенча викторина үткәрде. Викторина язмача үтте, балаларга 20 җиңел, 20 уртача һәм 20 авыр сорау бирелде. Жюри укучыларның эшләрен тикшергәндә балалар өчен телдән викторина үткәрелде, монда алар бөтен сорауларга дөрес җавап ишеттеләр. Иң күп балл җыйган укучылар кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде. Урыннар түбәндәгечә бүленде:
1нче урын – Сухроб Сираҗетдинов
2 нче урын – Алия Хасаншина
3 нче урын - Салават Вәлиев
4нче урын – Алсу Юсупова

Викторинада катнашкан һәрбер бала баллы приз һәм Әлмәт мөхтәсибәте тарафыннан әзерләнгән бүләкләргә ия булды. Чарада барлыгы 100 бала катнашты.

Энҗе Хасаншина
ӘМР Башлыгы матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International