“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2014 елның 24 октябре, җомга
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау:
Исәнмесез! Әйтегез әле, мин кемгә мөрәҗәгать итим микән? Мин Әлмәттә туган, 24 яшьтә, әти-әниләрем дә Әлмәттән. Тик аларның берсе дә квартир ала алмаган. Әни инде пенсиядә, әти АПОПАТта эшли, инде 30 ел эштә. Шулай да квартир ала алмаганнар, тулай торакта яшибез. Сентябрьдә мин кияүгә чыктым, ирем белән социаль ипотека алырга телибез. Тик кая барырга белмибез. Зинһар, ярдәм итегез!!!

Җавап: Хәзерге көндә Татарстанда “Яшь гаиләләргә торак шартларын яхшыртуда дәүләт булышлыгы турында” закон бар. Яшь гаиләләрнең язылышканнан соң өч ел эчендә дәүләт ярдәме алырга хокукы бар.

ТР хөкүмәте карары белән социаль ипотека программасы буенча торак биналар бюджет сферасында яки социаль ипотеканы финанслауда катнашучы оешмаларда эшләүчеләргә бирелә.

Әгәр дә берәрегез бюджет сферасында эшли икән, сез үз оешмагызда социаль ипотека өчен җаваплы кешегә яки документлар тутыру өчен район башкарма комитетының торак фондын идарә итү бүлегенә мөрәҗәгать итә аласыз. Адресы Әлмәт, Ленин урамы, 41А йорт (тел. 45-50-58).
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International