Район авыл хуҗалыгы предприятиеләре сөтүткәргечләр белән җиһазланды

2014 елның 24 октябре, җомга
“Актау” ҖЧҖ хуҗалыгында сыер абзарларында ел башында реконстркуция үткәрелгән иде. Дәүләт булышлыгы, район җитәкчелеге һәм нефтьчеләрнең һәр яклап ярдәм итүе белән Италиядә эшләнгән заманча сөтүткәргечләр куелды. Нәтиҗәдә сөт җитештерү артты, продукциянең сыйфаты яхшырды. Бүген “Актау”да җитештерелә торган сөт ГОСТ таләпләренә тулысынча җавап бирә, майлылыгы 3,8%ка җитте.

Хуҗалыкта 123 савым сыер бар. Җитештерүне автоматлаштыру аркасында сөт эшләүчеләр кулыннан үтми диярлек. Саву аппаратлары аша сөт суыткычка китә, анда озатыр алдыннан тиешенчә әзерләнә. Аннары насос белән сөт ташу машинасына тутырыла. Бер заманча суыткычка 2,5 тоннага кадәр сөт сыя.

Бүген Әлмәт районындагы барлык сөт җитештерүче хуҗалыкларда да сөтүткәргеч бар, шуның аркасында продукциянең сыйфаты һаман яхшыруга бара.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International