Наркотиклы үсемлекләрнең үсү урыннарын ачыклау эше дәвам итә

2014 елның 24 октябре, җомга
24 октябрьдә чираттагы рейд вакытында антинаркотик комиссия Кәләй, Тихоновка авыллары территориясендә кыргый киндер үскән урыннар булуын ачыклады.

Әлмәт шәһәр прокурорының өлкән ярдәмчесе Игорь Нагаев әйтүенчә, наркотиклы үсемлекләрне юк итү өчен авыл башлыклары һәм җир хуҗалары җавап бирә. Вакытында тиешле чаралар күрмәгән өчен административ җаваплылык чаралары каралган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International