Мәшгульлек үзәгендә “Киләчәккә билет” темасына иншалар конкурсы йомгакланды

2014 елның 24 октябре, җомга
7-10 сыйныф укучылары арасында һөнәр турында “Киләчәккә билет” темасына иншалар конкурсының сайлап алу (муниципаль) этабына йомгак ясалды. Район һәм шәһәрнең 21 мәктәбеннән барлыгы 64 эш тәкъдим ителгән иде. Алар “Хезмәт кешесе”, “Минем киләчәк профессиям”, “Кадрлар мәктәбе”, “Киләчәгем үз кулларымда” номинацияләрендә бәяләнде. Иң яхшылар дип Илсур Миннегалиев (Түбән Мактама 1нче урта мәктәбе), Ирина Назарова (12нче мәктәп), Елена Бабина (2нче мәктәп), Анна Бочкарева (Рус Акташы урта мәктәбе), Гүзәл Якупова (Яңа Нәдер урта мәктәбе) иншалары танылды. 1нче этапта җиңүчеләрнең эшләре республика этабында катнашу өчен җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International