Әлмәт районында ел башыннан бирле 220 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән

2014 елның 24 октябре, җомга
Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча хөкүмәт комиссиясе видеоконференция режимында утырыш үткәрде. Аны ТР премьер-министры урынбасары – Министрлар кабинетының аппарат иҗтәкчесе Шамил Гафаров үткәрде.

ТР ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкат Миннеханов юл хәрәкәте бозучыларны җәзасыз калдырмау принцибын гамәлгә ашыру буенча күп эшләр башкарылуын әйтте. Штрафларын түләмәгән автомобиль йөртүчеләргә карата 16 меңләп, былтыргы белән чагыштырганда ике тапкыр диярлек артыграк эш кузгатылган.

Әлмәт бу юлы да җәяүлеләрнең юл аша чыгу урыннарында кагыйдә бозулар буенча кызыл зонага эләккән. 9 айда барлыгы 41 ДТПда 3 кеше һәлак булган. Бу күрсәткечләр Казаннан гына калыша.

Ә барлыгы Әлмәт районында 9 айда кешеләр зыян күрү белән 220 ДТП булган, шуларда 28 кешенең гомере өзелгән, 302 кеше җәрәхәт алган. Бу хакта Әлмәт районы ЮХИДИ идарәсе башлыгы Валерий Гыйздәтуллин видеоконференциядән соң ӘМР башкарма комитеты каршындагы гадәттән тыш хәлләр, янгын куркынычсызлыгы һәм хәрәкәт иминлеге буенча комиссия утырышында белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International