Сөякләреңне яшьли ныгытырга кирәк

2014 елның 24 октябре, җомга
Әлмәт медицина көллиятенең лекцияләр залында остеопороз буенча сәламәтлек мәктәбе оештырылды. Аны Әлмәт медпрофилактика үзәгенең баш врачы хезмәтләрен башкаручы Әнвәр Абдулов үткәрде. Булачак медиклар остеопорозның (латинчадан тәрҗемә иткәндә көпшәк сөяк дигән сүз) нинди авыру икәнлеге, нәрсәдән килеп чыгуы, аңардан ничек сакланырга кирәклеге турында мәгълүмат алдылар.

Булачак медик андый чир турында белергә генә түгел, үзе дә аннан сакланырга тиеш. Ә бу үзеңнең нәселдән килгән сыйфатларың, туклану рационың, гадәтләрең, яшәү рәвешең турында уйланырга кирәк дигән сүз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International