Әлмәт туган якны өйрәнү музее халыкка мөрәҗәгать итә

2014 елның 24 октябре, җомга
Музей эшендә төп юнәлешләрнең берсе – яшь буынга патриотик тәрбия бирү. Төрле чаралар һәм күргәзмәләр үткәрү максатында Әлмәт туган якны өйрәнү музее халыкка фондны тулыландыруда актив катнашырга чакыра. Музейга 1950 елларда кулланылган карболит өстәл лампасы, Бөек Ватан сугышы елларындагы радио, Беренче Бөтендөнья сугышы, Бөек Ватан сугышы, локаль конфликтлар белән бәйле предметлар (хәрби киемнәр, рюкзак, фонарь, компас, планшет, бинокль, көрәк кебек солдат әйберләре), фотографияләр, документлар, китаплар, уставлар, альбомнар, хатлар кирәк.

Әйберләрне вакытлыча биреп торырга да, бүләк итеп бирергә дә мөмкин.

Музей Мир урамында 1нче йортта урнашкан, дүшәмбе-җомга көннәрдә 9дан 17 сәгатькә кадәр эшли. Телефон: 22-04-22

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International