Татарстан укучылары БДИне дүрт этапта тапшырачак

2014 елның 20 октябре, дүшәмбе
25 майда чыгарыш сыйныфларында укучылар әдәбият һәм географиядән, 28 майда рус теленнән имтихан тапшырачак. 1 һәм 4 июньдә математикадан ике баскычлы имтихан була.

Яңа тәртипләрдә каралганча, укучыларга БДИне дүрт этапта тапшырырга туры киләчәк. Башлангыч этап – инша, рус теленнән имтиханга үтү өчен шуннан уңай билге алырга кирәк. Февраль уртасында беренче имтихан, мәктәпне узган елларда тәмамлап, вузга керү өчен имтихан бирергә теләүчеләр өчен һәм географиядән имтихан тапшырырга теләүче 11 сыйныф укучылары өчен булачак. Икенче дулкын 23 мартта башлана – чыгарыш сыйныфларында укучылар математикадан имтихан тапшырачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International