Россиялеләрне SMS-cпамнан коткарачаклар

2014 елның 20 октябре, дүшәмбе
SMS-хәбәрләр җибәрүнең яңа тәртибе инде сишәмбе көнне үк гамәлгә керәчәк. Яңа кагыйдәләр нигезендә һәр юридик зат SMS-хәбәрләр җибәрү өчен исемле телефон номеры алырга һәм оператор белән хәбәр җибәрү хезмәте күрсәтү турында туры шартнамә төзергә тиеш була.

Ә гадәти ун санлы номерлар аша реклама җибәрү законсыз булачак. Җибәрүченең хәрефле исеме челтәр компаниясенең аерым клиентына беркетелә. Ун санлы номердан реклама алган абонент федераль антимонополия хезмәтенә һәм элемтә операторына шикаять бирә ала.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International