Әлмәтнең яшь шагыйрьләрен шигъри конкурста катнашырга чакыралар

2014 елның 20 октябре, дүшәмбе
Әлмәт үзәкләштерелгән китапханә системасы Саҗидә Сөләйманова истәлегенә багышлап балалар өчен шигъри конкурс үткәрә. Ул 24 октябрьдә 13.00 сәгатьтә шәһәрнең үзәк китапханәсендә була.

Конкурста урта һәм югары уку йортларында укучылар катнаша. Һәр белем бирү учреждениесенә иҗади бәйгегә өчтән бишкә кадәр конкурсант җибәрергә тәкъдим ителде. Быел рус һәм татар телләрендә язылган шигъри әсәрләрен тәкъдим итүче яшь авторлар өчен Бөек Җиңүнең 70 еллыгына һәм туган як гүзәллегенә багышланган әсәрләр актуаль булачак. Ирекле темага язылган шигырьләр дә читкә кагылмый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International