Бүген Бөтендөнья статистика көне

2014 елның 20 октябре, дүшәмбе
Бүген Бөтендөнья статистика көне. БМОның статистика комиссиясе 1947 елда оештырылган иде. Үзенең эшләү чорында ул статистиканың барлык өлкәләрендә диярлек халыкара методологик стандартлар һәм нигез принциплар булдырды. Бу комиссия статистик хисапларын камилләштерүдә хөкүмәтләргә ярдәм күрсәтүдә бәһасыз зур роль уйный. 2010 елда 41нче сессиясендә БМО статистика комиссиясе Бөтендөнья статистика көне булдыру турында карар чыгарды. Бу көнне төрле илләрдә рәсми статистиканың ролен яктырту һәм милли статистика системаларының күп санлы казанышларын чагылдыру чаралары үтә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International