Балаларга пособиеләрне компанияләр банкротлыкка чыкканда да түлиячәкләр

2014 елның 20 октябре, дүшәмбе
Балигъ булмаган балалы аналарга пособие түләү аларга эш бирүче компания банкротлыкка чыккан очракта да тукталмаячак. РФ хезмәт һәм мәшгульлек министрлыгы тарафыннан шул уңайдан федераль законнарга тиешле төзәтмәләр әзерләнде.

Хәзергә бу пособие эш бирүче компанияләр тарафыннан түләнә. Компанияләр банкротлыкка чыкканда пособие түләү озак вакытка тоткарланып тору очраклары еш була. Документта күздә тотылганча, андый хәлләрдә пособие түләүне РФ социаль иминият фонды үз өстенә алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International