Әлмәтлеләр республика күләм татарча КВНда катнашты

2014 елның 20 октябре, дүшәмбе
18 октябрьдә Бөгелмә шәһәренең Татар мәдәният үзәгендә республика күләм татарча КВН (ШТМК – шаяннар, тапкырлар, мәзәкчеләр клубы) финал уеннарының икенче этабы узды. Берсеннән-берсе шаян, тапкыр, җитез биш команда: “Ачы борычлар” (Ютазы), “Шомбайлар” (Бавлы), “Әйбәт” (Бөгелмә), “Татарча синдром” (Сарман) һәм “Хыялыйлар” (Әлмәт) үзара көч сынашты. Һава торышы болытлы булуга да карамастан, яшьләрнең күңелләре күтәренке иде.

Быелгы уенның темасы “Агай-эне ак мыек, бер-беребезне какмыек” дип юкка гына аталмаган икән. Бактың исә, жюри эгъзалары: Ләбиб Лерон, Марат Закир, Марсель Галиев, Газинур Морат, Камил Кәримов – барысы да мыеклы. Камил Кәримов чыгышында: “Агай-эне биш мыек Казаннан кадәр сезне карарга килдек. Килэчэктэ дэ бердэм булып, бер-беребезне какмый яшик”, - диде, һәр команданың өстенлекләрен, кимчелекләрен әйтте, аларга рәхмәтләрен җиткерде.

Беренчелекне Бөгелмәлеләр яулады. Ноябрьдә алар Казанда үтәчәк ярымфинал уеннарда катнашачак. Әлмәтнең “Хыялыйлар” командасы исә, әле яшь булуына да карамастан, уңышлы гына чыгыш ясады.

Мугинова Сюмбель
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International