Татарстанда яшәүчеләр балалар бакчасына чиратка дәүләти хезмәтләрнең федераль порталы аша баса алачаклар

2014 елның 20 октябре, дүшәмбе
Татарстан Республикасы Россиядәге 8 пилот төбәк арасында беренче булып балалар бакчасына чиратка дәүләти хезмәтләрнең федераль порталы аша басу мөмкинлеген гамәлгә ашырды. Федераль портал аша Татарстан кешеләре гаризаларын хезмәт күрсәтүләрнең региональ системасына тапшыра, чиратның агымдагы статусын белешә алалар. Шул рәвешле, Татарстанда яшәүчеләргә бу хезмәттән региональ портал аша да, федераль портал аша да файдалану мөмкинлеге туа.

Балалар бакчасына язу хезмәте региональ порталда 2011 елда эшли башлады һәм популярлашып китте. Хәзер республикада барлык гаризаларның 60%ы электрон тәртиптә алына.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International