Песошин: “Татарстанныкын сатып ал!” акциясе кысаларында импортны алыштыручы продукцияне алга этәрү зарур”

2014 елның 20 октябре, дүшәмбе
Республика Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин Татарстанда авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарын контрольдә тотучы оператив штабның чираттагы утырышын үткәрде. Чара хөкүмәт йортында узды.

Оператив штаб әгъзалары республикада җитештерелгән товарларга ихтыяҗны стимуллаштыру тәкъдимнәрен карадылар.

Республикада, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән старт алган “Татарстанныкын сатып ал!” акциясе дәвам итә, дип белдерде Алексей Песошин.

ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Рашат Фәттахов доклад белән чыгыш ясады. Ул үзебезнең илдә җитештерелгән, шул исәптән республика товарларын алга этәрү максаты белән үткәрелгән һәм уздырырга планлаштырылган чаралар турында кыскача сөйләде. Аерым алганда, бу телеканалларда сюжетлар, Татарстан товарларын белүне тикшерү буенча викториналар, презентацияләр үткәрү һ.б. Акциягә азык-төлек һәм сәнәгать товарларыннын тыш, хезмәт күрсәтү өлкәсе дә керә. Моннан тыш, Татарстан территориясендә эшләүче вак сәүдә челтәрләре белән эш алып барыла, дип белдерде Фәттахов.

Песошин утырышта катнашучылар игътибарын “Татарстанныкын сатып ал!” акциясе кысаларында импортны алыштыручы продукцияне алга этәрү кирәклегенә юнәлтте, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International