Медсанчасть хирурглары Кардио-торакаль хирурглар Европа җәмгыятенең EACTS 2014 съездында катнаштылар

2014 елның 20 октябре, дүшәмбе
11-15 октябрьдә Италиянең Милан шәһәрендә Кардио-торакаль хирурглар Европа җәмгыятенең EACTS 2014 съезды булды. Аның эшендә гадәттә Европа, АКШ, Бразилия, Аргентина, Һиндстан, Кытай, Япониянең иң алдын клиникаларының вәкилләре катнаша. Россия делегациясе составында быел “Татнефть” ААҖ һәм Әлмәт шәһәре медсанчасте врачлары – йөрәк-кан тамырлары хирурглары, медицина фәннәре кандидатлары Илдус Ягафаров һәм Илшат Закиров бар иде.

Конференция барышында медсанчасть докторларына үзебезнең илдән һәм чит илләрдән килгән күп санлы коллегалары белән аралашу, тәҗрибә уртаклашу, үзара бәйләнешләр урнаштыру мөмкинлеге булды.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International