Бүген азык-төлек сәнәгате хезмәткәрләре көне

2014 елның 19 октябре, якшәмбе
Азык-төлек сәнәгате хезмәткәрләре көне СССР заманында, 1966 елда кертелгән иде, шуннан бирле октябрь аеның 3нче якшәмбесендә үткәрелеп килә. Азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате предприятиеләре бөтен дөньяда халыкны азык продуктлары белән тәэмин итүдә төп роль уйныйлар, чөнки ризык турында какйгырту кешелек тарихында һәрвакыт беренче урында булды. Азык-төлек сәнәгате хезмәткәрләре

җитештерелә торган продукциянең сыйфатын даими яхшырталар, ассортиментын киңәйтәләр.

Азык-төлек сәнәгате хезмәткәрләренең профессионализмы һәм армый-талмый хезмәт куюы нәтиҗәсендә бу тармак хуҗалык итүнең базар формаларын һәм яңа ысулларын кертүдә, җитештерүне техник һәм технологик яктан яңартуда лидерларның берсе булып тора.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International