Әлмәттә юлларны эксплуатацияләү идарәләренең кышкы чорга әзерлеге тикшерелде

2014 елның 18 октябре, шимбә
15 октябрьдә район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары Илвир Габдуллин рәислегендә федераль, республика һәм шәһәр юлларына хезмәт күрсәтүче специальләшкән предприятиеләрне инспекция тәртибендә йөреп чыгу булды.

Илвир Әнәсович әйтүенчә, синоптиклар киләсе атнага шәһәрдә һәм районда температураның түбәнәюен вәгъдә итәләр. Шул чорда машина йөртүчеләр гаебе белән аварияләр күп була. Шуңа күрә дә райондагы юлларны карап тоту идарәләренең кышка әзерлеге тикшерелә, булган кимчелекләр оператив рәвештә төзәтелә.

Комиссия Шәһәр автомобиль юллары идарәсендә, “Татнефтедор” ҖЧҖнең Әлмәт филиалы, “Әлмәт-Автодор” ҖЧҖ предприятиеләрендә булды.

“Юлларны эксплуатацияләү предприятиеләре тарафыннан кышка әзерлек буенча зур күләмдә эшләр башкарылган, - диде Илвир Габдуллин. – Бу чаралар федераль, республика һәм шәһәр юлларында хәвефсез йөрүне тәэмин итү өчен кирәкле эшләрне вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарырга мөмкинлек бирер”.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International