Әлмәттә кардиологиянең актуаль мәсьәләләренә багышланган конференция булды

2014 елның 18 октябре, шимбә
17 октябрьдә “Татнефть” ААҖ һәм Әлмәт шәһәре медсанчастенда кардиологиядәге актуаль проблемаларга багышланган конференция булды. Анда Казан медицина академиясенең терапия кафедрасы доценты, медицина фәннәре кандидаты Салават Габитов һәм Чаллы шәһәренең баш реабилитологы, сугыш ветераннары госпиталенең үзәк нерв системасы зарарланган пациентларны дәвалау бүлеге мөдире Лариса Крылова катнашты.

Программа республиканың көньяк-көнчыгышындагы дәвалау учреждениеләренең терапевтлары, кардиологлары һәм неврологлары өчен оештырылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International