Татарстанда яшәүчеләрне территорияләрне төзекләндерү һәм юл хәрәкәтен оештыру барыннан да бигрәк борчый

2014 елның 17 октябре, җомга
2014 елның 3нче кварталында «Халык контроле» системасында “Территорияне төзекләндерү” һәм “Юл хәрәкәтен оештыру” категорияләре бигрәк тә популяр.

“Территорияне төзекләндерү”гә 1937 хәбәр алынган, шуларның 1059ы хәл ителгән. 74е нигезле сәбәп белән кире кагылган, 179ы хәл кылыну стадиясендә, 625енә “Планлаштырылды” статусы бирелгән.

“Юл хәрәкәтен оештыру”да 1764 хәбәрнең 702се хәл ителгән, 105е нигезле сәбәп белән кире кагылган, 111е хәл кылыну стадиясендә, 846сына “Планлаштырылды” статусы бирелгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International