Ягулык кыек юлдан ага

2014 елның 15 октябре, чәршәмбе
“Татнефть” ААҖнең бер предприятиесендә эшләүче шофер Оренбург өлкәсенә командировкага юнәлә. Бурычы – шунда 8200 литр дизель ягулыгы илтү. Буровойга барышлый ул танышларына шылтырата, савытларын әзерләп торырга әйтә. “Русское поле” дигән җәмгыятьнең ангарында автоцистернаны буш савытлар белән көтеп торалар. Солярканы шул оешманың җитәкчесенә литрын 20 сумнан, барлыгы 16 000 сумлык сатарга килешәләр. Шуның 4 000 сумы соляр саткан шоферга тиеш була.

Әмма ангарга кереп 5 куб метрлы савытка солярны агыза гына башлыйлар, ул арада “Татнефть-Охрана” хезмәткәрләре килеп керә.

Мондый хәл беренче тапкыр гына түгел икән, моңа кадәр 400 литр да, 460 литр да агызып киткәне булган. GPS-контроль язмалары угрыны гаебен танырга мәҗбүр итте. Бораулаучылар төрле яклап чыгымнарны киметү юлларын эзләгән бер вакытта монда аларга дигән ягулык читкә ага икән.

Әлбәттә, кәкре куллы ягулык ташучы җәзасын алмый калмас.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International