Бүген Халыкара авыл хатын-кызлары көне билгеләп үтелә

2014 елның 15 октябре, чәршәмбе
Авыл хатын-кызлары дөньяда яшәүчеләрнең чирегеннән артыгын тәшкил итә. Алар азык-төлек җитештерүдә, авыл районнырының тотрыклылыгын арттыруда мөһим роль уйныйлар.

Халыкара авыл хатын-кызлары көне аларның хезмәте никадәр мөһим икәнен, барыбызның да аларга никадәр бәйле икәнебезне искә төшерү өчен билгеләп үтелә. Бөтендөнья авыл-хатын кызлары көне булдыру идеясе 1995 елда БМОның 4нче хатын-кызлар конференциясендә тәкъдим ителә.

Бу көнне ничек үткәрү кадәресен кызыксынган оешмалар һәм бергәлекләр үзләре хәл итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International