Әлмәттә бер автоүзәкнең эшчәнлеге туктатылды

2014 елның 15 октябре, чәршәмбе
Ростехнадзорның Идел буе идарәсе Әлмәт шәһәр судына индивидуаль эшкуар Хәбибуллинга карата административ хокук бозу турында беркетмә белән мөрәҗәгать итте. Ростехнадзор хезмәткәрләре Совет урамында урнашкан бу предприятиедә газ куллану челтәрен файдалануда сәнәгый иминлек кагыйдәләре бозылуын ачыклады. Аерым алганда, эшкуар шартлау куркынычы булган объекттан лицензиясез файдаланган, авария очракларына профессиональ коткаручылар белән шартнамә төзелмәгән һ.б.

Хөкем чыгару органы, алынган материалны карагач, хәвефләрдән тиешенчә саклану булмавын исәпкә алып, автоүзәкнең эшчәнлеген 40 тәүлеккә туктатып тору рәвешендә чара күрде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International