Әлмәтлеләр Халыкара Конгрессның региональ этабында катнашты

2014 елның 15 октябре, чәршәмбе
3 октябрь көнне Әлмәт шәһәренең 16нчы гомуми белем бирү мәктәбенең укытучылары һәм укучылары Халыкара Конгрессның региональ этабында Азнакай районының Тымытык авылында булып кайттылар. Баруларының максаты: регионара хезмәттәшлек урнаштыру, дуслыкны ныгыту, буыннар бердәмлеген, татар халкының гореф-гадәтләрен, тарихын саклап калу.

Гыйлем һәм ихтыяр көчен камилләштерү һәм үстерү максаты белән, бу Халыкара Конгрессны хуплап, аңа юл күрсәтү өчен нигез салучы, ТР Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге тарих институтының директоры, тарих фәннәре докторы, академик, ТР Фәннәр академиясенең вице-президенты, барыбызга да билгеле булган Рафаэль Сибгат Хәкимов белән түгәрәк өстәл – фикер сөреше үткәрелде. Ике яктан да администрация вәкилләре, шулар арасында Әлмәт районы администрациясе башлыгының урынбасарыХәйдәрова Н.М., мәгариф идарәсенең милли эшләр буенча урынбасары Җиһаншина С.М., 16нчы урта мәктәбе директоры Парфилова Н.В., тарих, татар теле һәм әдәбияты, рус теле һәм әдәбияты укытучылары һәм 9-11нче сыйныф укучылары катнашты. Түгәрәк өстәл барышында мәктәп укучылары үзләрен кызыксындырган җитди мәдәни-сәяси сорауларга җавап ишеттеләр.

Гореф-гадәтләребезне саклап килүче һәм яшьбуынга җиткерүче агач сыны остазы, рәссам, ветеран укытучылар өенә кереп, татар халкының яшәеш матурлыгын күрү бәхетенә ирештеләр. Алар Нәфисә апа һәм Миңнегали Галиевлар. Аларның иҗаты - гыйлем вә сәләт көче һәм рух бөеклеген бергә туплаган кул эшләре.

Авыл белән танышканнан соң, чаралар мәдәният йортында “Яратырга килдек без бу җиргә ” дигән музыкаль-әдәби композиция белән дәвам ителде. Бу кичә буыннар чылбырын тәшкил иткән Азнакай, Әлмәт районының Колшәрип, Тымытык авылларының чыгыш сәламнәре белән истә калырлык булды.

Бу очрашуның идея-проект җитәкчесе 16нчы мәктәп укытучысы Сабирова Әлфия Мирсәлим кызы Рафаэль Сибгат улы Хәкимов белән берлектәтамашачылар алдында Конгрессның икенче этабы – Рәсәй күләм гуманитар форумы Әлмәт шәһәренең 16нчы мәктәбендә узачагын игълан иттеләр. Шушы эшләрнең нәтиҗәсе булып, Болгар җирендә “Мираска тугры юл” исемле Халыкара Конгрессның пленар утырышы һәм мәдәни-мәгариф проектларын тәкъдим итү узачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International