1нче лицейда әдәби-музыкаль кичә

2014 елның 15 октябре, чәршәмбе
Әлмәт шәһәре 1нче лицей-интернатында әдәбият һәм сәнгать елы уңаеннан Рафаил Төхфәтуллин исемендәге премия лауреаты, үзешчән композитор Рузалия Галләмова белән 7 “Б” сыйныфында“Үзем турында үзем” темасына әдәби-музыкаль кичә уздырылды.

Рузалия Галләмова укучыларга үзенең тормыш юлы турында сөйләде, яраткан җырларын башкарды. Энҗе Мөэминова белән бергәләп “Укытучыма” җырын иҗат иткәннәр. Баянда уйнап, укучылар һәм кунаклар белән башкарылганәлеге җыр кичәне тагы да ямьлерәк итте. Кадерле кунагыбыз бүләк итеп алып килгән Э. Мөэминованың шигырь җыентыклары барлык укучыларга һәм лицейга якты истәлек булып калды.

Укучыларның сораулары да шактый иде. Мәсәлән, Илназ Хәсәнов шигырьләр яза. Ул “Укытучы” исемле шигырен укып, көй яза алырлыкмы бу дип кызыксынды.

Шулай итеп, очрашу бик күңелле һәм тәэсирле булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International