Татарстан балалар йортларында тәрбияләнүчеләрнең эшләре округ күргәзмәсендә урын алачак
2014 елның 15 октябре, чәршәмбе
Татарстан балалар йортларында тәрбияләнүче 5 талантлы бала - балалар йортларында тәрбияләнүчеләрнең гамәли иҗаты округ күргәзмәсенең республика этабында җиңүчеләр - округ күргәзмәсенә киттеләр.
Балалар йортларында тәрбияләнүчеләрнең “МастерОК” гамәли иҗаты округ күргәзмәсе Ижевск шәһәрендә үтә. Анда Идел буе округындагы 14 төбәктән 70 баланың конкурс нигезендә сайлап алынган декоратив-нәфис эшләнмәләре куелачак. Алар арасында Әлмәт, Түбән Кама балалар йортларында һәм Казандагы 1нче махсус (коррекцион) мәктәптә тәрбияләнүче балалар ясаган әйберләр бар.