Видеоконференция режимында финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсе үтте

2014 елның 13 октябре, дүшәмбе
Экономик үсеш темплары акрынаюга карамастан, үткән 9 ай йомгаклары Татарстанда узган елның шул чоры белән чагыштырганда салымнар керүнең югары динамикасы саклануын күрсәтә. Салым түләүләр 17,8%ка арткан. Бу хакта финанс, казначылык һәм салым органнарының ТР хөкүмәте йортында видеоконференция режимында үткән республика киңәшмәсендә әйтелде.

Киңәшмәне ачканда ТР президенты Рөстәм Миннеханов 9 айда республика бюджетына 109 млрд сум керемнәр килүен белдерде. Моның әйбәт сан булуын билгеләп үтү белән беррәттән, президент республикада экономик үсеш темпларының әле канәгатьләнерлек булмавын әйтте. Әлегә тулай продукт үсеше 100,3% тәшкил итә.

Видеоконференциядән соң Әлмәт районы башлыгы Мәҗит Салихов Әлмәттә бүгенге көнгә куелган бурычларның үтәлүен белдерде, шул ук вакытта моңа карап тынычланып калмаска өндәде. Ул барлык хезмәтләргә дә активлыкны арттырырга һәм елны уңай нәтиҗәләр белән төгәлләргә дигән теләк әйтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International