Бүген Халыкара бәла-каза куркынычын киметү көне

2014 елның 13 октябре, дүшәмбе
Халыкара бәла-каза куркынычын киметү көне һәр елны 13 октябрьдә билгеләп үтелә. Аның максаты – бәла-каза куркынычын киметү өчен нинди чаралар күрергә кирәклеген кешеләрнең белеп торуы.

Җир тетрәүләрдән, циклоннардан, су басулардан һәм корылыктан зыян күрүчеләр саны елдан ел арта. БМО мәгълүматларына караганда, 2004 елда 250 мең кеше табигый афәтләр аркасында һәлак булган. Бу 2002 елгы күрсәткечтән 10 тапкырга диярлек, 2003 ел белән чагыштырганда 3 тапкыр артык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International