Югалган балаларны 3 сәгатьтән соң эзли башлаячаклар

2014 елның 13 октябре, дүшәмбе
Полицияне югалган балаларны 3 сәгатьтән соң, ә олыларны 24 сәгатьтән соң эзли башларга мәҗбүр итмәкчелар. Федераль законга бу хакта тиешле төзәтмәләр башкаланың яшьләр парламентында каралган.

Экспертлар нәтиҗәсен әзерләү өчен тәкъдим комиссия утырышында тикшереләчәк. Әлегә эзли башлау вакыты законда аныкланмаган булганлыктан, хәзерге вакытта оперативниклар югалу турында гариза алынганнан соң 24 сәгать үткәч эзләүгә керешәләр. Шул ук вакытта, статистикадан күренгәнчә, балалар югалганнан соң 7-8 сәгать эчендә һәлак булалар.

2012 елда Россиядә 13 445 бала югалган булып исәпләнә, шуларның 3999ы кече яшьтәге балалар. 2013 елда 11 109 бала югалган, кече яшьтәгеләре 3777.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International